Коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән
Сәламәтлек

Коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

Үлүчеләр саны 214 булды

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә министрлык хәбәрендә.

Коронавирустан 1939, 1942, 1946 һәм 1947 елларда туган хатын-кызлар үлгән. Шулай итеп, республикада яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 214кә җитте.

Чыганак


Нет комментариев