Коронавирусның тагын бер яңа штаммы - «дельтакрон» ачыкланган
Чираттагы мутацияләр котыра
Кипрда SARS-CoV-2 коронавирусының «дельта» һәм «омикрон» штаммнары гибридыннан торган яңа варианты - «дельтакрон» ачыкланган. Аны Кипр университетының Биотехнология һәм молекуляр вирусология лабораториясе тикшеренүчеләре ачыклаган. Яңа вирус турында журналистларга әлеге лаборатория мөдире Леонтиос Кострикис сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Яңа вариант дельта-штаммдагы кебек генетик нигезгә ия, тик шул ук вакытта аның кайбер мутацияләре омикрон-штаммга туры килә. «Омикрон»га хас булган үзгәрешләрнең унысы «Кипрда алынган пробаларда идентификацияләнде», - дип аңлатты вирусолог, ул элек Кипр Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы пандемиягә каршы көрәш буенча фәнни-консультатив советны җитәкләгән.
Дельтакрон-штамм утрауда алынган 25 үрнәктә табылган. Шул ук вакытта аларның 11е Covid-19 симптомнары белән госпитализацияләнгән пациентлардан алынган. «Мутацияләр хастаханәдә булган кешеләр арасында югарырак иде, бу „дельтакрон“ һәм госпитализацияләү очраклары арасында үзара бәйләнеш бар дигән сүз», — дип искәртә Кострикис.
Тикшерүче әйтүенчә, әлегә «дельтакрон»ның «дельта» һәм «омикрон» вариантларын кысрыклап чыгара алуын фаразлау кыен.
32 мутацияле B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда ачыкланган иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа вариантына грек хәрефе буенча «омикрон» дигән исем бирде.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев