Коронавирусның кайчан бетәчәген әйттеләр
Сәламәтлек

Коронавирусның кайчан бетәчәген әйттеләр

Кешеләр коронавирус турында һәр көз саен COVID-19 һәм грипп вакцинасы алган чакта гына искә төшерәчәк

Коронавирус пандемиясенең «кискен фазасы» 2022 елда бетәчәк, ди Microsoft оешмасына нигез салучы Билл Гейтс. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Бер-ике елдан сез вирус турында бары тик һәр көз саен COVID-19 һәм грипп вакцинасы алган чакта гына искә төшерерсез дип өметләнәм», — дигән ул GatesNotes блогында.

Моннан тыш, Гейтс «омикрон» штаммы белән авыруның артуы «куркыныч» дигән. 

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com


Нет комментариев