Коронавирусның иң беренче симптомнарын ачыкладылар
Косу һәм диарея булырга мөмкин
АКШтагы Майо клиникасы табиблары коронавирусның респиратор авырулары симпомнарына кадәр булган билгеләре турында сөйләделәр. Бу хакта Daily Express хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
«COVID-19 аркасында ашказаны-эчәк симптомнары, шул исәптән аппетит югалу, күңел болгану, косу һәм диарея булырга мөмкин», — диелә белгечләр хәбәрендә.
Табиблар әйтүенчә, бу инфекциянең иң киң таралган билгеләре түгел һәм алар бер генә көн дәвам итә ала. Диарея һәм күңел болгану еш кына респиратор симптомнарга кадәр барлыкка килә, диде табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев