Коронавирусның өченче дулкыны башланачак көн билгеле
Качып котылып булмаячак
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы илчесе Дэвид Набарро Швейцария медиакомпаниясенә биргән интервьюсында ковидның яңа дулкыны кайчан булачагын әйткән.
Илче фикеренчә, киләсе елның башында Европа илләрендә вирусның өченче дулкыны көтелә.
Набарро Европада беренче дулкынны контрольгә алсалар да, икенчесеннән качып котыла алмауларын да искәртә.
Билгеле булганча, бүгенгә рәсми мәгълүматлар буенча, Дөньяда 58 млн 200 меңнән артык кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Үлүчеләр 1 млн 380 меңнән артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев