Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Коронавирус кичергәннән соң температура дүрт ай буе сакланырга мөмкин

Инфекция күзәнәкләрдә саклана, әмма сулыш юлларыннан чыкмый

Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң субфебриль температура (37,5 градуска кадәр) берничә ай сакланырга мөмкин. Урал федераль округы баш профилактологы, медицина фәннәре докторы Сергей Токарев шулай дип белдерде. Бу хакта Ura.ru басмасы хәбәр итә.

«Температураның 37-37,5 градуска кадәр күтәрелүе озак вакыт, бер-ике ай дәвамында күзәтелергә мөмкин. Безнең практикада әлеге симптом өч-дүрт айга кадәр сакланган пациентлар да булды», - дип искәртте белгеч.

«Инфекция күзәнәкләрдә саклана, әмма сулыш юлларыннан чыкмый, ягъни бу кеше башкаларга авыру йоктырмый», - дип искәртте ул.

Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң температура озак вакыт сакланган очракта өстәмә тикшеренү узу хәерле, әмма «паникага бирелергә һәм ашыгыч чаралар күрергә кирәкми».

«Әгәр бүтән берни дә борчымый, ә температура нормага якын икән, аны үлчәүдән туктарга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Токарев.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе элегрәк «омикрон»ның гадәти сезонлы ОРВИга якынаюы хакында белдергән иде. 

Чыганак

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев