Кайсысы зыянлырак: төтенме, пармы
Бу хакта район үзәк хастах анәсе психиатрнаркологы Виталий КАРАЯНИ белән әңгәмә кордык
dШәһәр урамнарында электрон сигарет тартып торучы яшүсмерләрне еш күрәбез. Олы шәһәрләрдәге вейпбарга яки кальян залына керсәң дә – яшьләр. Күпләр электрон сигарет организмга гадәтиләреннән азрак зыян китерә дип исәпли. Чыннан да, шулаймы соң?
Бу хакта район үзәк хастах анәсе психиатрнаркологы Виталий КАРАЯНИ белән әңгәмә кордык.
– Виталий Дмитриевич, электрон сигарет гадиеннән нәрсәсе белән аерыла?
– Гадәти һәм электрон сигаретлар никотинны организмга кертү ысулы белән генә аерылалар. Беренчесендә ул организмга яну вакытында барлыкка килгән төтен аша керсә, икенчесендә – пар аркылы.
– Сәламәтлеккә кит ергән зыян ягыннан карасак...
– Никотин, психотроп матдә буларак, үзәк нерв системасына йогынты ясый. Әмма төп зыян йөрәк-кан тамырларына килә. Никотин йөрәк тибешен ешайта һәм кан тамырларын тарайта. Бу, үз чиратында, орган һәм тукымаларның кан белән начар тәэмин ителүенә китерә. Никотин шулай ук эндотелийга, ягъни кан тамырларының эчке өслегендәге күзәнәкләр катламына йогынты ясый. Моның нәтиҗәсендә кан әйләнеше бозыла. Тәмәке тартучылар арасында аяксыз калучылар да бар. Бу да канның организм буйлап тиешле йөрмәвенә бәйле. Гадәти сигаретны тартканда кан тамырларыннан тыш, сулыш алу системасына да зыян килә. Чөнки кеше яну продуктларын үз эченә тартып кертә. Биш елдан артык тартучыларда хроник бронхит тамыр җәя. Үпкәдә рак авыруы барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе дә – тәмәке тарту.
– Димәк, гадәти сигарет зыянлырак?
– Бу яктан караганда, әйе. Шуңа күрә никотинга бәйле булган күпләр аңлы рәвештә электрон сигаретка күчә. Икенче яктан караганда, алар отамы соң? Юктыр. Чөнки бу очракта никотинның зур дозасын алу мөмкинлеге барлыкка килә. Гади сигаретта “чикләү” бар. Беренчедән, ул янып бетә. Икенчедән, тәмәке тартучыларның күпчелеге бина эчендә йә машинада тартмый. Өченчедән, бик салкыннарда кешенең урамга йә балконга чыгасы килмәве бар. Җәмәгать урыннарында да тарту тыелган. Димәк, теләсәң дә, тартып булмый. Электрон сигаретка (икенче төрле – вейп) килгәндә, доза буенча
чикләүләр юк. Төтене, тәмсез тәме булмаганлыктан (киресенчә, сыекча тәмле исле), өйдә телевизор каршына, руль артына утырып тартырга да мөмкин. Бу очракта көн дәвамында бер кап сигарет тартканга караганда күбрәк никотин алуың ихтимал.
– Тирә-яктагыларга да зыян килә...
– Әлбәттә. Хәтта электрон сигарет тарткан очракта да тартучы кеше янында булучылар берникадәр никотин дозасы алалар. Бигрәк тә ябык, зур булмаган бина эчендә, автомобиль салонында тартканда.
– Вейплар өчен составында никотин булмаган сыекчалар да бар, диләр.
– Теләсә нинди бәйлелек ике нәрсәгә барып тоташа. Аның берсе – организмның психоактив матдә таләп итүе һәм икенчесе – процесс үзе. Икенче төрле әйтсәк, кайбер кеше өчен куллану ритуалы мөһим. Бу очракта никотинсыз сыеклык куллану отышлы кебек. Моны алкогольсез сыра эчү белән чагыштырырга була. Әмма шунысын онытырга кирәкми: никотинсыз электрон сигарет та, алкогольсез сыра да бәйле кешедә психоактив матдәгә омтылышны көчәйтергә мөмкин. Ә моның, үз чиратында, кешенең үзен кулдан ычкындыруына китерүе дә бар.
– Сезгә никотинга бәйлелек проблемасы белән мөрәҗәгать итү очраклары бармы?
– Андыйлар күп түгел, елга бер-ике пациент. Никотинга бәйлелек җитди социаль проблемаларга китерми бит. Әйтик, сигарет тарткан өчен алкоголь куллангандагы кебек машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмиләр, эштән кумыйлар. Шул ук вакытта тәмәкегә бәйлелекнең физик яктан сәламәтлеккә бик зур зыян китерүен онытырга ярамый. Гадәттә, безнең янга әлеге бәйлелек белән чын-чынлап көрәшергә теләүчеләр килә.
– Әлеге зыянлы гад әттән котылырга теләүче газета укучыларыбызга нәрсә әйтер идегез?
– Иң беренче чиратта, моңа үз-үзегезне ышандырырга кирәк. Газета укучыларга Аллен Каррның “Легкий способ бросить курить” дип аталган китабын укырга киңәш итәсем килә. Аны интернеттан да бушлай укырга була. Бу китапны укып чыккан күпләр соңыннан тартуны ташлыйлар. Әлеге яман гадәтне җиңәргә теләүчеләр өчен ул чынчынлап зур ярдәмче булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев