Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Ижауда кечкенә бала табибка пычак белән һөҗүм иткән

Әлеге адымга барырга әтисе котырткан

Ижаудагы хастаханәләрнең берсендә табибның кабул итүе вакытында 12 яшьлек малай медикка пычак белән һөҗүм иткән. Әлеге адымга барырга аны әтисе котырткан, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 18 декабрьдә яшүсмернең температурасы күтәрелгән, һәм ул әтисе белән бергә Ижевск шәһәренең 3 нче номерлы хастаханәсенең йогышлы бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аларны кабул иткән вакытта әти кешене медицина анализларын тапшыру тәртибе ошамаган, шуның аркасында бүлек мөдире белән бәхәс килеп чыккан. Шуның аркасында ир-ат 12 яшьлек улына табибка пычак белән һөҗүм итәргә кушкан. Малай әтисенең сүзен тыңлаган һәм табибның аркасына һәм корсагына өч тапкыр кадаган. Аны хастаханә хезмәткәрләре генә туктатып калган. Табиб медицина ярдәме күрсәтелгән.

РФ Тикшерү комитетында элек хөкем ителгән 44 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Аны үтерүгә һөҗүм итүдә шикләнәләр. Тикшерүче ир-атны сак астына алу турындагы үтенечне судка юллаган. Аның улына карата суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев