Иж-Бәйкидәге ФАПны кайчан ремонтларлар
Сәламәтлек

Иж-Бәйкидәге ФАПны кайчан ремонтларлар

Газета укучыларның соравына Әгерҗе район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард ОВЧИННИКОВ җавап бирә

“Иж-Бәйкидәге фельдшерлык-акушерлык пунктын кайчан төзекләндерерләр микән? Кайдадыр ФАПны эшләр кеше булмаганга ябалар. Ә бездә фельдшер да бар. Әмма медпунктта эшләрлек түгел. Бик тузган, җылылык та юк...“

Газета укучыларның соравына Әгерҗе район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард ОВЧИННИКОВ җавап бирә:

– Иж­-Бәйкидәге фельдшерлык-­акушерлык пункты 1967 елда төзелгән бинада урнашкан. Ул хәзерге вакытта хәрабә хәлендә һәм пациентларны кабул итү өчен санитар нормаларга туры килми. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Иж­-Бәйкидәге фельдшерлык­-акушерлык пунктын ремонтлауга кагылышлы йөкләмәсен үтәү мәсьәләсе буенча Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе хәбәр итүенчә, Иж-­Бәйкидәге ФАПны капиталь төзекләндерү 2024 елдагы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасына кертелгән.

Финанслау күләме – 650230 сум. ФАП мөдире Алия Галиуллина хәзерге вакытта пациентларны кабул итү һәм медицина ярдәме күрсәтү эшен өй шартларында башкара. 


Нет комментариев