Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгәр кинәт салкын тисә

Табиб киңәшләре белән бүлеште

Танылган табиб Александр Мясников салкын тиючеләргә түбәндәге киңәшләрне истә тотарга куша.

Еш кына җылытучы чара буларак кулланыла торган спиртлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартырга.

Авыру кешегә туклануда бернинди чикләүләр булырга тиеш түгел, ул күпме тели, шулкадәр ашарга тиеш.

Тавык шулпасын күбрәк ашарга кирәк — анда организмга инфекцияне җиңелрәк кичерергә һәм тизрәк савыгырга ярдәм итүче цинк һәм магний күп.

Кайнар килеш түгел, ә җылы эчемлекләрне ешрак эчәргә — бу хәлне яхшырта, начар матдәләрне бәвел белән чыгаруны активлаштыра. Табиб күбрәк мүк җиләге суты һәм баллы чәй эчәргә тәкъдим итә.

C витаминын артык күп дозада кабул итәргә ярамый — аңа карап кына савыгуны тизләтеп булмый, аның каравы витамин артык көтелмәгән реакция китереп чыгарырга һәм бавырга “бәрергә” мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев