Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗе медиклары иң актуаль сорауларга җавап бирәчәкләр

Ачык ишекләр көне узачак

19 февральдә 09.00 сәгатьтә район үзәк хастаханәсенең яңа дәваханәсендә (Гоголь ур., 6) Ачык ишекләр көне узачак. Чарага Әгерҗе районының чыгарылыш сыйныф укучылары чакырыла.

Традиция буенча мәктәп укучыларына һәм булачак студентларга сәламәтлек саклау системасы, хастаханәнең эш принциплары һәм структурасы турында тәфсилләп сөйләячәкләр, бүгенге көнгә кирәкле белгечлекләргә зур игътибар биреләчәк.

Шулай ук район табиблары иң актуаль сорауларга җавап биреп, белгечлек сайлау буенча киңәшләр бирә алачак. Очрашуда укучылар табибларны әзерләүнең өстенлекле юнәлешләре һәм максатчан программа буенча белем бирү шартлары турында белә алачак.

12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев