Галим: Коронавирус сезонлы авыруга әйләнәчәк
Россиядә коронавирус буенча хәл тотрыклану стадиясендә
Хәзерге вакытта Россиядә коронавирус буенча хәл тотрыклану стадиясендә, авырулар санының кимү тенденциясе сизелә.
Бу хакта ТАСС Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.
Вазгыятькә бик күп факторлар, шул исәптән Роспотребнадзор кагыйдәләрен үтәү һәм прививка ясау кампаниясен киңәйтү йогынты ясады, дип саный ул. Вакцинация халыкның вируска иммунитетлы катламын арттырырга мөмкинлек бирә, шулай ук ул Covid-19 кичергән кешеләр хисабына булдырыла.
«Коронавирус авыруы сезонлы булачак дигән фараз да аклана, чөнки авырулар көзге-кышкы чорда күтәрелә һәм елның җылы вакытында кимү күзәтелә», — диде Горелов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев