Кайбер очракта пациентларга ярдәм итеп булмый, ди табиб
Табиб, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев фикеренчә, COVID-19тан соң ис һәм тәм тою бер ел эчендә кайтмый икән, кешенең мондый сыйфатлары гомерлеккә югалырга мөмкин.
“Үзәк нерв системасы зарарланган икән, пациентка инде ярдәм итеп булмаячак”, - дип аңлаткан табиб URA.RU сайтына. Берәр елдан ис һәм тәм тою кире кайту бик сирәк күренеш дип тә өстәгән.
Чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев