Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Covid-19 вирусының иң куркыныч төрен атадылар

Барлыгы өч төре бар

Коронавирус вирусының иң куркыныч төре - ул вируслы пневмония белән үрелеп бара торганы. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында табиб Александр Мясников хәбәр итте.

Табиб авыруның барлыгы өч төрен билгеләде. Иң куркынычы - вируслы пневмония белән бергә үтә торганы. Андый төр пациентларның 10 процентында очрый. Ул хроник авырулар булган кешеләр өчен аеруча куркыныч тудыра. Мясников мәгълүматларына караганда, авыруның мондый төре белән авырып үлүчеләр саны якынча 30 процент тәшкил итә.

Тагын бер төре — симптомнар булмау: «анализ уңай булганда, авыру бернинди зарарлану билгеләрен дә сизмәскә мөмкин», - дип сөйләде ул.

Һәм, ниһаять, өченче төре - ОРЗ симптомнары белән үрелеп барган коронавирус инфекциясе. Бу төр иң таралганы. 2019 елда ачыкланган барлык ОРЗ белән авыручыларның 30 проценты шулай ук төрле типтагы коронавируслар белән бәйле.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев