Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Бүген районда тагын коронавирус йоктыру очрагы теркәлде

Республика штабы белешмәсе

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 85 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер очрак читтән кертелгән, калганнары авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 31 кеше хастаханәгә салынган, 54 авыру өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Тәүлек эчендә авыручылар арасында 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге татарстанлылар иң күбе — 27. Шулай ук 30дан 50 яшькә кадәрге категориядә 22 кеше, 50дән 60 яшькә кадәрле төркемдә — 19 кеше ачыкланган.

Казанда 34 очрак, Чаллыда — 11, Түбән Кама районында алты, шулай ук Әгерҗе районында бер очрак теркәлгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев