Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Бер әби поликлиникага пычак тотып килгән

Бу хәл Зәйдә булган

Сырхауханәгә талон алырга пычак белән килгән әби татарстанлыларның котын алган. Әби беркемгә дә пычак белән янамаган, зыян салмаган, талон алган да чыгып киткән.

Зәй сырхауханәсендә пычак тотып йөргән әбине чиратта торучылар күреп алган. Әби тыныч кына талонын алган да өенә кайтып киткән.

Ә аны берәү видеога төшереп, социаль челтәрләргә таратырга өлгергән. Видео авторы моны талон ала алмый интегүчеләргә лайфхак дип шаярткан.

Пычак тоткан әбинең көн героена әверелүендә бер шаккатырлык хәл дә юк. Ул бары тик ишегалдында пычак белән боз ватканнан соң сырхауханәгә талонга кереп чыгарга булган.

Ул беркемгә дә янамаган, аның коралына сакчылар да игътибар итмәгән. Ә язылган вакытына кабул итүгә ул пычаксыз килгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев