Белгеч иртәнге ашны ашамауның нинди куркыныч тудыруын аңлатты
Сәламәтлек

Белгеч иртәнге ашны ашамауның нинди куркыныч тудыруын аңлатты

Иртәнге аштан баш тарту яисә ашау арасында зур тәнәфесләр булу ашказаны-эчәк тракты авырулары кискенләшүенә китерә

Табиб-эндокринолог, нутрициолог, диетолог Алексей Калинчев фикеренчә, иртәнге аштан баш тарту куркыныч.

Иртәнге аштан баш тарту яисә ашау арасында зур тәнәфесләр булу ашказаны-эчәк тракты авырулары кискенләшүенә китерә, дип кисәтә ул. “Кешеләр нишләптер гастрит барлыкка килүенә аптырый. Ә бит алар нибары 5-6 ел дәвамында иртәнге аш ашамыйлар, ач килеш кофе эчәләр, тәмәке тарталар һәм моны гадәти  хәл кебек кабул итәләр. Гел шулай яшәдек бит, нишләп чирләдек соң” дип хәйран калалар”, – ди Калинчев.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев