Администрациядә гадәти булмаган планерка узды
Сәламәтлек

Администрациядә гадәти булмаган планерка узды

Казан белән элемтәгә чыктылар

Бүген администрация бинасында гадәти булмаган планерка узды.

Планерка кысаларында район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре коронавируслы инфекция һәм аның белән көрәшү ысуллары турында лекция тыңладылар.

Казаннан турыдан-туры элемтә аша катнашучылар алдында "Казан шәһәренең 7 нче шәһәр хастаханәсе" эпидемиология бүлеге мөдире, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты Наталья Дмитриевна Шәйхразиева чыгыш ясады.


Нет комментариев