2021 елда Россиядә коронавирусның «язмышы» нинди булачак?
Язын ковид белән авыручылар саны аз булачак
Сәнәгать медицинасы милли оешмасы рәисе, табиб Алексей Яковлев 2021 Россиядә коронавирус пандемиясенең үсеш перспективаларын атады. Бу хакта РИА Новости яза.
«Россиядә дә дөньядагы хәлләр майтарылачак, чөнки вирусның гражданлыгы юк. Барлык ОРВИ авырулары да һәм шуларга караган коронавирус та бер төрле, акрын яки тиз үсә: аларның куркынычы кими, әмма тиз тарала торганга әйләнә. Гади генә әйткәндә, ковид гадәти салкын тию кебек булачак», — диде Яковлев.
Табиб әйтүенчә, язын Россиядә ковид белән авыручылар саны аз булачак, инде хәзердән үк илнең кайбер өлкәләре платога чыкты яки авыру очраклары кимүгә таба бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев