103 яшьлек хатын-кыз коронавирустан прививка ясаткан
Сәламәтлек

103 яшьлек хатын-кыз коронавирустан прививка ясаткан

Ул —Валентина Григорьевна Драган

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан иң өлкән кешенең кем икәнлеген әйтте. Ул — Уфада яшәүче 103 яшьлек Валентина Григорьевна Драган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Ул бу атнада прививка ясатты. Хәзер Валентина Григорьевна — республикада коронавирустан прививка ясаткан иң өлкән кеше. Кадерле Валентина Григорьевна! Сезгә киләчәктә дә туганнырыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәргә телим һәм авырмагыз», — дип язган төбәк җитәкчесе. 

Чыганак


Нет комментариев