Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда маска режимын бетерәчәкләр

Бу сорауны Роспотребнадзор карый

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов республикада битлек режимын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Депутат Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага шундый тәкъдим белән чыккан. «Татар-информ»га бу мәгълүматны ведомство матбугат хезмәтендә расладылар.

«Мөрәҗәгать идарәгә агымдагы елның 15 мартында ясалды. Ул законлы срок кысаларында каралачак», — диделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Искәртик, Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев