Татарстанда коронавирустан ике ир-ат вафат булды
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан ике ир-ат вафат булды

Вирус идентификацияләнгән

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», - диелгән министрлык хәбәрендә.

1947 һәм 1954 елларда туган ике ир-ат инфекция корбаны була. 10 апрельгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 435 үлем очрагы теркәлгән. 

Чыганак


Нет комментариев