Нинди эчемлек онкология китереп чыгара?
Сәламәтлек

Нинди эчемлек онкология китереп чыгара?

"Бу — зур авыруларга юл инде.."

Табиб Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында сөйләгәнчә, газлы эчемлекләр шикәр авыруы, йөрәк авырулары һәм онкология дә китереп чыгарырга мөмкин.

«Бу — зур авыруларга юл инде. Остеопороздан башлап, онкология һәм йөрәк авыруларына кадәр», — ди Мясников.

Шул ук вакытта ул иң куркынычсыз эчемлекне дә атый. Бу — гади су. Шулай да суны да чама белән генә — организм сораганда да гына эчәргә кирәк, дип искәртә ул.

Чыганак

Фото: pixabay.com 


Нет комментариев