Милли проект – гамәлдә
“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында 2 марттан 14 майга кадәр районда мобиль комплекс эшләде. Белгечләр Тирсә, Кадыбаш, Исәнбай, Салагыш, Красный бор, Кичкетаң авыллары халкына медицина хезмәте күрсәттеләр.
– Барлыгы 1927 кеше медицина тикшерүе узды, – ди поликлинканың оештыру-методика кабинеты өлкән фельдшеры Анна Чукавина. – Тикшерү нәтиҗәләре буенча 98 кешедә тәүге тапкыр авыру ачыкланды, 15 кеше госпитализацияләнде.
Кардиолог хезмәтеннән 147 кеше файдаланган. 152 кеше ревматологка, 408е – офтальмологка, 321е – неврологка, 238е – эндокринологка, 11е – онкологка, 337се – гинекологка, 233е – хирургка, 140ы – урологка, 20се терапевтка мөрәҗәгать иткән. 131 УЗИ, 116 ЭКГ тикшерүе уздырылган.
Нет комментариев