Ковидтан вакцинация узганнарга гриппка каршы прививка куярга ярыймы?
Табиблар ни дип аңлата
Гриппка каршы прививканы коронавирустан вакцинация узып бер ай (шуннан да иртәрәк түгел) үткәннән соң ясатырга кирәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән карар проектында шулай диелә.
«Гражданнарга эпидемик күрсәткечләр буенча профилактика прививкалары календаре кысаларында профилактика прививкаларын үткәрү тәртибе үтәлергә, шул исәптән Sars-CoV-2 вирусы китереп чыгарган коронавирус инфекциясенә каршы прививкаларны да кертеп, гриппка һәм башка төрле инфекцияләргә каршы прививкалар арасындагы бер айдан да ким булмаган интервал сакланырга тиеш», - диелә документ текстында.
Тәкъдимнәр нигезендә, РФ субъектлары хакимиятләре белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында гриппка каршы вакцинация кампаниясенең барышын контрольдә тотачак, шулай ук гриппка бәйле санитар-эпидемиологик хәл начарайган очракта, массакүләм мәдәни яки спорт чаралары үткәрүгә, укыту процессын оештыруга карата теге яисә бу чикләүләр кертәчәк.
«Татар-информ» агентлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалау схемасын үзгәртергә ниятләве хакында хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев