Коронавирустан тагын 9 кешенең гомере өзелгән
Сәламәтлек

Коронавирустан тагын 9 кешенең гомере өзелгән

Үлүчеләрнең бишесе - хатын-кыз

Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлеме расланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Үлүчеләрнең бишесе - хатын-кыз. Алар 1929, 1950, 1957, 1961, 1970 елларда туган. Шулай ук 1951, 1954, 1957 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-атның гомере өзелгән.

Шулай итеп, Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында барлыгы Татарстанда яшәүче 948 кеше үлгән. 

Чыганак 


Нет комментариев