Коронавирусның Британия штаммы таралу куркынычы хакында кисәтәләр
Сәламәтлек

Коронавирусның Британия штаммы таралу куркынычы хакында кисәтәләр

Табиблар чаң суга

Коронавирусның Британия штаммы Россиядә яз урталарында тарала башларга мөмкин.

Бу хакта ТАСС агентлыгы «Лидер медицина» медицина үзәгенең баш табибы – табиб-педиатр, йогышлы авырулар табибы һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

«Британия штаммы безгә барыбер киләчәк, ул Россиядә яз урталарында таралыр, мөгаен», - дип искәртте белгеч.

Шул ук вакытта, табиб коронавируска бәйле чикләүләрне йомшарту нәтиҗәсендә «бездә инфекция йоктыручылар саны янә артачак, ә моңа юл куясы килми» дип кисәтте.

«Яңа штаммның сәламәтлек саклау системасына артык йөкләнеш китермичә, акрын гына таралуына әзер булып торырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Тимаков

«Татар-информ» агентлыгы Бөекбританиядә Covid-19 коронавирусының тагын ике штаммы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак


Нет комментариев