Коронавируска каршы прививка ясатмаучыларга эшкә чыгарга рөхсәт итмиләр
Сәламәтлек

Коронавируска каршы прививка ясатмаучыларга эшкә чыгарга рөхсәт итмиләр

Дәүләт, шәхси һәм хәйрия оешмаларында - барлык сектор өчен дә бертигез таләп

Согуд Гарәбстанында коронавирустан привика ясатмаучылар эшкә чыга алмый. Ил  хөкүмәте шундый карар чыгарган, дип яза РИА «Новости».

Дәүләт, шәхси һәм хәйрия оешмаларында - барлык сектор өчен дә бертигез таләп бу, диелә документта.

Хәзерге вакытта илдә 34 млн кеше яши. Пандемия башланганнан бирле Согуд Гарәбстанында коронавирусны 423,4 мең кеше йоктырган. 7 мең кеше үлгән.

Чыганак: Шәһри Казан 


Нет комментариев