Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Коронавируска бәйле чикләүләр кире кайтырмы?

Авдонина сүзләренә караганда, Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 47 очрак теркәлгән

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада коронавируска бәйле чикләүләрне кире кайтарырга җыенмыйлар.

«Соңгы атнада авырулар санының бераз артуы күзәтелә — көн саен бер, ике, өч очрак теркәлә. Әмма бу әлегә критик күрсәткечләр түгел, бүгенге көндә вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. Өстәмә чикләүләр кертү өчен нигез юк", - дип ассызыклады ул.

Авдонина сүзләренә караганда, Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 47 очрак теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле республикада, рәсми статистика буенча, 153 мең кеше коронавирус белән чирләгән.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев