Кайбер галимнәр ковидны картаю авыруы дип атый
Коронавирус организмның картаю процессын тизләтергә мөмкин. Бу турыда Н.И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетының Россия геронтология фәнни-клиник үзәге директоры Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачевага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, кайбер галимнәр ковидны картаю авыруы дип атый.
«Моның өчен ике сәбәп бар. Берсе, яшь барган саен коронавирус инфекциясен кичерү авыррак, ә икенчесе — организмның картаю процессын тизләтергә мөмкин. Тернәкләнү чоры вакытында моны исәпкә алырга кирәк», — диде гериатр «COVID-19. Россия һәм халыкара тәҗрибә» VI халыкара онлайн-конференциясендә.
Ольга Ткачева сүзләренчә, COVID-19 инфекциясенең төп симптомнары бизгәк, ютәл һәм сулыш кысылудан тыш, өлкән кешеләрдә делирий да булырга мөмкин. Аны шулай ук хастаханәгә озатканда һәм амбулатор караган вакытта бәяләнә торган симптомнар исемлегенә кертергә кирәк.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев