Кемнәргә кишер ашарга ярамый?
Сәламәтлек

Кемнәргә кишер ашарга ярамый?

Кишер сатып алганда, аның таплары һәм ярыклары булмаганын сайлагыз

Табиб-диетолог Ольга Кораблева кишер ашау зыянлы булган кешеләрне атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Бавыр авырулары, ашказаны яки эчәклек җәрәхәте булган, энтерит — нечкә эчәклеге стеналары ярсынган кешеләргә кишер ашарга ярамый. Бу органнарның берсе сәламәт булмаса, ул каротинны үзләштерә алмый, бу исә авыру тагын да көчәюгә китерә», — ди табиб.

Шулай ук кишер сатып алганда, аның таплары һәм ярыклары булмаганын сайлагыз, дип киңәш итә белгеч. 

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com


Нет комментариев