Кавасаки авыру симптомнары булган балалар саны арта
Табиблар яшь пациентларда коронавирусның авыр нәтиҗәләре булуына борчыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Федераль медицина-биология агентлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Юрий Лобзин «Вирусология көннәре-2021» Халыкара форумында сөйләгәнчә, ковид белән авырганда Кавасаки авыру симптомнары булган балалар саны арта.
Санкт-Петерубргта Федераль медицина-биология агентлыгында елына 2-3 очрак теркәлгән, ә хәзер узган айда гына 19 бала авыруы турында сүз бара.
«Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, ел азагына коточкыч сан — 100 мең балага 5,5 процент булачак. Без бу динамиканы фаразлый алмыйбыз, әмма куркыныч бар», — дип китерә Лобзинг сүзләрен ТАСС.
Ул билгеләп үткәнчә, пандемия башында балаларда коронавирус агымы куркыныч тудырмады. Нульдән 24 яшькә кадәрге кешеләр арасында үлем очраклары 0,1 проценттан да ким булган, ә госпитализация өлеше 2,5 проценттан артмаган. Әмма соңрак Кавасаки симптомнары булган балаларның авырулары турында мәгълүматлар барлыкка килде — ул кан тамырлары ялкынсынуы, тамак шешү һәм башка билгеләр белән характерлана торган сирәк авыру.
Лобзин сөйләгәнчә, Петербургта «Федераль медицина-биология агентлыгының Балалар йогышлы авыруларының фәнни-клиник үзәге»нә Кавасаки авыруы симптомнары белән 19 пациент килгән. Аларның уникесенә реанимация һәм интенсив терапия кирәк булган. Барлык балаларда, берсеннән кала, SARS-CoV-2га антитәнчекләр һәм ПЦР-тесты тискәре булган.
Чыганак
Фото: pixabay.com
Нет комментариев