Файдалы мәгълүмәт
Коронавируска каршы вакцинация Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең барлык бүлекчәләрендә дә үткәрелә.
Поликлиниканың сәламәтләндерү кабинеты дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Җомга көнне 8:00 дән 15:00 гә кадәр.
Прививка куяр алдыннан һәр пациентны 25 кабинетта табиб йә фельдшер тикшерә.Үзегез белән түбәндәге документлар булырга тиеш: паспорт, полис, СНИЛС.
Стационарның кабул итү бүлеге, Красный бор хастаханәсе халыкны дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Тирсә, Кичкетаң, Исәнбай, Кадыбаш авылларында дәвалау амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары бүлекчәнең эш графигы буенча эшлиләр.
Шулай ук район халкының гриппка каршы прививка ясау мөмкинлеге дә бар.
Нет комментариев