Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗелеләр эссене ничек җиңә?

Көн соравы 

Урамга чыксаң эссе, өйгә кайтсаң эссе, эш кабинетында эссе... Ике атна дәвамында соңгы елларда күрелмәгән күренеш: термометр баганалары хәтта 36 градуска җитте. Әбиләр әйтмешли, агачларда яфраклар селкенмәгән көннәр дә булды. 
Райондашлар кызу көннәрне ничек җиңәләр? Башкаларга нинди киңәшләр бирәләр?

Тәлгать МУЛЛАНУРОВ, Кичкетаң авылы фермеры: 
–    Белгечләр эсседә, иң беренче чиратта, физик активлыкны түбәнәйтергә киңәш итсәләр, терлекчелек, игенчелек тармагында хезмәт куючыларга кая инде ул бу киңәшне истә тоту?! Аллаһы Тәгалә, ярый әле, печән хәзерләгәндә кызу көннәр бүләк итте дип сөенә-сөенә эшлибез. 
Райондашларга мин сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер буларак таныш. Көн саен 300дән артык баш малкайны көтүгә куарга туры килә. Башка елларны көтүгә күп вакыт үзем чыксам, быел гаиләбездә кем буш, шул кулына чыбыркы тота. Чөнки бер генә кешегә бу эш авырга туры килә. Бик эсседә малкайлар ашамаганлыктан, аларны  иртәнге сәгать 3-7 арасында һәм кичтән сәгать 6дан 9га кадәр генә чыгаруны көйләдек. Шулай итеп, кояш кызуында үзебез дә әлсерәп йөрмәдек, сарыкларны да ышыкта тоттык. 
Минем өчен печән хәзерләүнең иң кызган вакыты булды бу көннәр. Басудан кайтып кермәдем дисәм дә була. Башта чаптым, аннан төргәкләдем. Барлыгы 250 тонна – 450 рулон печән кыстым. Шуның йөздән артыгын алып кайтып урнаштырдым инде. Тагын 300е – әле басуда. Аларын да шушы көннәрдә ташып бетерергә исәп.
Кайберәүләр быелгы кызуны 2010 ел белән чагыштыралар. Әмма мин алай димәс идем. Быел яңгыр да вакытында яуды, кояш та кыздырды. Шуңа күрә печән дә, җиләк-җимеш тә, яшелчәләр дә бик мулдан. Ашлык та матур гына өлегеп килә. җыеп алырга да Ходай көннәрне бирсә иде, берүк. 

Эльвира ГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
–     Ирем Илдар да, үзем дә – узган атнадан бирле ялда. Отпуск вакытыбызның эссе көннәргә туры килүенә бик сөенәбез. Улларыбыз белән бергәләп рәхәтләнеп ял итәбез, бакчада эшлибез. Ике тапкыр Камага барып су коендык. Аланнарга туктап җир җиләге ашадык, җыеп кайнатмасын ясадым. Гаиләбез белән Иж буена кадәр велосипедта баруны да көндәлек режимга керттек. 4-5 чакрым йөреп кайтканнан соң, салкынча су белән душта коену организмга үзгә рәхәтлек өсти. Бакчада эшләгәннән соң да бит-кулларны салкын су белән юабыз, күбрәк су, компот, җиләк-җимеш морслары эчәргә тырышабыз. Көндезге сәгатьләрдә бик эссе булганда өйдән чыкмыйбыз. Мин компот, кайнатмалар ясыйм, кыяр тозлыйм. Ә ирем һәм улларым үзләренә төрле кызыклы да, файдалы да башка шөгыль табалар. 
Эссе җәйне берничә ел көттек бит. Шуңа күрә без аның һәр көненнән тәм табарга тырышабыз.    

Рәйсә ГЫЙСМӘТУЛЛИНА, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Менделеев, Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары: 
–    Җәй кызу булырга тиеш дисәк, тә аномаль эсселек сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә райондашлар эссе көннәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп торсыннар иде. 
-    Кояшның иң кыздырган чагында урамга чыгудан тыелып торыгыз, физик эш белән шөгыльләнүне киметегез;
-    бинада булганда аны ешрак җилләттегез, вентилятор яки кондиционерлардан файдаланыгыз;
-    өстегезгә ачык төстәге җиңел киемнәр, башыгызга эшләпә, панама киегез. Кояштан саклаучы күзлектән файдаланыгыз;
-    майлы, кыздырылган, ысланган, баллы ризыклар ашамаска тырышыгыз;
-    күбрәк сыеклык – чәй, минераль су, витаминлы эчемлекләр, морс эчегез;
-    яшелчә, җиләк-җимешләр ашауга өстенлек бирегез;
-    көнгә берничә тапкыр душта коеныгыз;
-    җәмәгать транспортында йөрүне чикләгез;
-    рөхсәт ителгән урыннарда су коеныгыз. 

Әле кагыйдәләрне үтәсәгез, эсселекне җиңелрәк кичерерсез. 
Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев