Әгерҗедә коронавирус йоктыруның икенче очрагы теркәлде
Сәламәтлек

Әгерҗедә коронавирус йоктыруның икенче очрагы теркәлде

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Авырган кешеләрнең алтысын хастаханәгә салганнар, 24 кеше өйдә дәвалана.

18 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Әгерҗе районында соңгы тәүлектә коронавирусның икенче яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче очрак 16 августта теркәлгән иде.

Шулай итеп, республикада коронавирус белән авыруның 6133 очрагы теркәлгән. Барлыгы 4945 кеше савыккан, шул исәптән, 16 кеше узган тәүлектә савыккан.


Нет комментариев