Март – салкын тиеп авыручылар санының күплеге белән тарихка кереп калыр, ахры. Язның беренче аенда Әгерҗедәге балалар, зурлар поликлиникаларына, авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итүчеләрдән озын чиратлар хасил булган.
- Узган атнаның һәр көнендә Әгерҗедәге ашыгыч ярдәм бүлекчәсе шәфкать ияләре дә 70шәр салкын тиеп авыручы янына барды. Аларның барысына да ОРВИ диагнозы куелды, ди район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлекчәсе мөдире Лилия Хөсәенова.
Бу атнада мәктәпләрдә каникуллар булу сәбәпле, балалар арасында авыручылар кискен кимегән. Хастаханәнең балалар бүлекчәсендә дә ОРВИ белән авыручылар ундүрткә генә калган.
- Ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә дә салкын тигән шәһәрдәшләрдән мөрәҗәгатьләр азрак кабул ителә башлады. Диспетчерлар бу атнада тәүлеккә уртача егермешәр авырудан гына шалтырату кабул итәләр, ди Лилия Мәсгутовна.
Нет комментариев