Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Макаров һәм Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев катнашында Әгерҗе районы медицина хезмәткәрләренең 2018 елгы эшчәнлекләренә йомгак ясау киңәшмәсе узды.
Районның баш табибы Эдуард Овчинников чыгышыннан күренгәнчә, күп кенә күрсәткечләр буенча район үзәк хастаханәсе рейтинг таблицасындагы урынын яхшырткан.
Баш табиб тармакны үстерүгә юнәлтелгән программаларга да тукталды. Балалар хастаханәсенә өч миллион сумлык җиһаз кайткан. Болар – күчмә ультратавыш аппараты, электрокардиограф. Реанимация палатасына урнаштырылган 1 миллион 300 мең сумлык ясалма вентиляция аппараты да эшне күпкә җайлаштырган. 2018 елда Бимада һәм Девәтернәдә фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелгән.
Районда туучыларның үлүчеләргә караганда аз булуы – борчу тудыра торган мәсьәлә, диде Эдуард Вильевич.
Медицина киңәшмәсендә узел хастаханәсе хезмәткәрләре дә катнаштылар. Терапия бүлекчәсе мөдире Андрей Русских узган елгы эшчәнлекләренә йомагк ясады.
Киңәшмә ахырында бер төркем медицина хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
Нет комментариев