«ЭпиВакКорона»ны районнар буенча ничек бүләчәкләр?
Сәламәтлек

«ЭпиВакКорона»ны районнар буенча ничек бүләчәкләр?

Өстенлекләр булмаячак

Бу атнада коронавируска каршы чираттагы вакцина республикага кайтыр дип көтелә.

Татарстан Президенты матубгат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, «ЭпиВакКорона» вакцинасын кайсы районнар буенча һәм ничек бүлүләре турында әлегә хәбәр юк.

— Аны таратканчы, башта республикага кайтуын көтик. Әллә нинди өстенлекләр булмаячак. Бу да шул ук вакцина, калганнарына күрә бер альтернатива. Күпме кайтуына карап, аны медицина оешмаларына таратачаклар, — дип аңлатты ул.

Чыганак

Фото: архивтан


Нет комментариев