Елан чакса, нишләргә?
Район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Любовь СТАРИКОВА аңлатма бирә.
– Иң элек зыян күрүчене чиста коры җиргә яткырырга кирәк, – дип киңәш бирә доктор. – Елан кулдан яки аяктан чаккан очракта агуның организм буйлап таралуына юл куймас өчен тешләгән урыннан югарырак урынга кул астындагы әйберләрдән жгут салу кирәк. Зарарланган урынны (бала булганда бигрәк тә) билгеләп кую мөһим. Кандагы агу концентрациясен киметү өчен зыян күрүчегә күп итеп чиста су бирү кирәк.
Аллергик реакция китереп чыгарырга мөмкин булган бөҗәк тешләгәндә дә шулай ук эшләү тиешле. Кан агышын мөмкин кадәр киметү өчен тешләгән урынга салкын әйбер куегыз.
Бу эшләрне башкару белән бергә кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Урманда булган очракта 112 номеры буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз. Ул хәтта элемтә өчен авыр булган урыннарда да гамәлдә кала.
ҮЗЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ!
Табигатькә чыкканда профилактика һәм шәхси иминлек чаралары турында һәрчак истә тоту кирәк.
Аякка озын кунычлы резин аяк киеме, өстегезгә тыгыз тукымадан тегелгән кием киегез.
Озын булып үскән үлән арасыннан барган очракта аны алдан таяк белән аралагыз. Болай эшләгәндә сез еланны да тизрәк күреп алырсыз. Тирбәлешләрне тоеп ул үзе дә китеп барыр. Еланны күргән чакта каты итеп аяк тавышлары чыгаруның да нәтиҗәсе шундый ук булачак.
Бөҗәкләргә каршы спрейлар турында да онытмагыз. Каядыр туктаган очракта шөпшә, кыргый бал кортлары оялары булу-булмауны тикшерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев