Динә Гәрәева коронавирус белән авырган
«Вирусның ныграк тарала баруын онытмагыз!»
«Күпләр мине югалтып өлгерде. Мин кире кайтам. Вирусның җиңел булмаган юлын үттем. Коронавирус белән «яшәгән» кеше буларак, бер-ике сүз әйтәм: вирус беркая да китмәде! Саклык чараларын үтәгез –битлек кию, кул юу һәм башкалар.
Прививкага килгәндә — бу һәр кешенең үз эше, билгеле, әмма вирусның мутацияләнгәнен, ныграк тарала баруын онытмагыз. Табиблар белән киңәшләшегез, кирәкле анализлар тапшырыгыз. Бер-берегезне саклагыз! Иммунитетыгызны күтәрегез! Авырмагыз!
Ул арада безнең эш кайный. «Яңа йолдыз» проектының 2 сезоны, «Татар җыры», «Татар радиосы» ның 20 еллыгына багышланган чараларга әзерләнәбез. Пандемия белән бәйле вәзгыять хәл ителер, авыручылар саны кимер һәм без тамашачы белән күзгә-күз очрашырбыз дип өметләнәбез.
Барыгызга да рәхмәт! Сәламәтлек телим!» — дип язган ул.
Чыганак: Интертат
Фото: Динә Гәрәеваның Инстаграм аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев