Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чит илдән кайтучыларны 40 мең сумга кадәр штраф көтә

Алар тест тапшырырга тиеш

Халыкара рейс белән килгән Татарстан пассажирларына аэропорт бинасында яңа коронавирус инфекциясенә тест узу мөмкинлеге тудырды. «Казан» халыкара аэропортында чит ил рейсы белән кайткан гражданнарга уңайлы булсын өчен Covid-19 инфекциясенә тест үткәрү оештырылды.

Анализны 1,3 мең сумга бирергә мөмкин. Бу уртача бәя, хәтта шәхси клиникаларга караганда бераз түбәнрәк, дип сөйләде журналистларга Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.    

Чит илдән һава транспорты белән килгән Россиянең барлык гражданнары дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга тиеш, дип искәртте ул. Ә Россиягә килгәннән соң өч көн дәвамында алар тест тапшырырга тиеш.                                                                          

Аның сүзләренчә, порталда теркәлмәгән һәм анализ нәтиҗәләре булмаган очракта, хокук бозучылар исемлеге Эчке эшләр министрлыгына тапшырылачак. «Штраф санкцияләре гражданнарга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә», — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев