2 ай дәвам итәчәк
Татарстанда Зур Фролово авыл җирлегендә котыру авыруы буенча карантин кертелде.
Тиешле указга республика президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Зур Фролово авылында котыру авыруы буенча карантин игълан ителгән. Карантин вакытында ит сату, аны һәм эшкәртелмәгән тирене әлеге территориядән алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү һәм авыру терлекләрне сую тыела. Шулай ук сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә генә сатарга һәм кулланырга, тиресен һәм йонын дезинфекциясез сатарга ярамый.
Карантинныӊ срогы соӊгы котыру очрагыннан башлап 2 ай дип исәпләнә. Барлык тиешле чараларны тормышка ашыру Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсенә йөкләтелгән.
Нет комментариев