Антитәнчекләр булса да, «омикрон» штаммын йоктырырга мөмкин
Сәламәтлек

Антитәнчекләр булса да, «омикрон» штаммын йоктырырга мөмкин

Антитәнчекләр булган очракта кеше коронавирусны җиңелрәк кичерә

Хәтта антитәнчекләр булган очракта да кеше коронавирус инфекциясенең яңа омикрон-штаммын йоктырырга мөмкин. Вирусолог, Гамалея үзәге профессоры Анатолий Альтштейн шулай дип белдерде.

«Известия» газетасы язганча, галим антитәнчекләр булган очракта кешенең коронавирусны җиңелрәк кичерүен әйткән.

Моннан тыш, профессор үлем-китем очраклары кимү турында да белдергән. «Бөекбританиядә шундый күренешне күзәтергә мөмкин», - дип искәртә ул.

Шул ук вакытта, Альтштейн сүзләренчә, коронавирус инфекциясен кичергән һәм прививка ясаткан кешеләрдә антитәнчекләр җыелмасы аерылырга мөмкин. «Әлегә расланмаган бер теория бар: әгәр кеше башта коронавирус белән авырган, ә аннары прививка ясаткан икән, бу очракта аның иммунитеты – ныграк, антитәнчекләре төрлерәк булачак», - дип өсти вирусолог. 

Чыганак 


Нет комментариев