Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

6 июньнән Татарстанда маска режимы бетерелде

Тиешле үзгәрешләр бүген кертеләчәк

COVID-19 авырулары кимү фонында ТР Оператив штабы тарафыннан җәмәгать урыннарында битлекләрне мәҗбүри йөртүне туктатып тору турында карар кабул ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Пяташина хәбәр итте.

Республика Президенты кушуы буенча, тиешле үзгәрешләр бүген Татарстан Хөкүмәте карарына кертеләчәк.

Моңарчы "Әгерҗе хәбәрләре" язуынча, битлек режимы бөтен республика территориясендә Россиянең баш дәүләт санитария табибы карары буенча гамәлдә иде. Бу режимны йомшарту, гамәлдән чыгару бары тик аның карары буенча гына рөхсәт ителә.

Сүз уңаеннан, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко май ахыры-июнь башында коронавирус белән авыру артырга мөмкин, дип кисәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев