4 нче мәктәптә алкоголь һәм наркотиклар куллану проблемасын күтәрделәр
Сәламәтлек

4 нче мәктәптә алкоголь һәм наркотиклар куллану проблемасын күтәрделәр

Балалар өчен әңгәмә үткәрделәр

Алкоголь һәм наркотиклар куллану проблемасы безнең көннәрдә бик актуаль. Хәзер бар дөньяда спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллану гаять зур саннар белән характерлана.

Бигрәк тә яшьләр арасында куллану - җәмгыятьнең бүгенгесе дә, киләчәге өчен дә куркыныч. Моннан бөтен җәмгыять интегә, әмма беренче чиратта, яшь буын - балалар, яшүсмерләр, яшьләр, шулай ук булачак әниләрнең сәламәтлеге куркыныч астына куела.

Бу матдәләрнең барысы да акрынлап формалашмаган организмга аны җимереп, аеруча актив йогынты ясый бит. Алкоголь һәм наркотикларны системалы рәвештә кулланганда куркыныч авырулар - алкоголизм һәм наркомания тарала. Алар кешенең сәламәтлеге өчен куркыныч кына түгел, ә дәвалап булмый диярлек.

Кичә "Форпост" үзәге җәмәгать тәртибе пункты инспекторы Вәлиәхмәтова Аида Илфатовна белән 4 нче мәктәп укучылары өчен әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне саклау өчен шәхси җаваплылык тәрбияләү иде


Нет комментариев