Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сабан туе

Сораштыру: бәйрәмнәргә бәйрәм булган Сабан туен көтеп алабыз

Сабан туе ул – туганнар, дусларны очраштыра-күрештерә, уен-ярышларда сыналдыра, җыр-биюләргә дәшә, күңел ачтыра торган бәйрәм.

Дилия ШӘЙМӘРДАНОВА, Барҗы-Умга–Сарман районы Җәлил бистәсе:

–       Күп еллар читтә яшәсәм дә, туган авылыма Сабан туена кайтмый калган елым юк. Ирем Булат белән 1986 елда өйләнештек. Шул вакыттан бирле парлап, балаларыбыз тугач алар белән, хәзер оныкларны да ияртеп зур бер гаилә булып сагынып, ашкынып кайтабыз. Кызганыч, төп нигездә көтәр газиз кешеләребез генә юк. 19 ел элек әтием Хисам, 9 ел элек әнием Өмелхәер вафат булдылар. Әмма энем Дилүс белән туган йортны ташламыйбыз. Ел әйләнәсе кайтып, хуҗалыкны тәртиптә тотабыз. Туып-үскән йортыбызны ятим итүне күз алдына да китермим.

Сабан туена килгәндә, без аны, чынлап та, сагынып көтеп алабыз. Ирем Булат – бик оста гармунчы, җырчы. Ул Кичкетаң Сабан туенда чыгыш ясамый калмый. Аны көтеп алалар, һәр чыгышын алкышларга күмәләр.

Милли бәйрәмебез сыйныфташлар, авылдашлар белән дә очраштыра, туганнарны тагын да берләштерә бит ул. Элек көндезге мәйданнан соң авылдашлар белән Барҗы-Умга клубына җыелып күңел ача идек. Кызганыч, хәзер клубыбыз эшләми. Әмма төшенкелеккә бирелмибез, туганнар белән җыелып гармунда уйнап, җырлап бәйрәм итәбез.

Әби-бабаларының гомер иткән җирләрен, милли бәйрәмнәребезне балаларыбыз, оныкларыбызның да күреп үсүенә күңел сөенә. Быел да Сабан туенда очрашканчыга кадәр, якташларым!

 

Раушания ГАЛИЕВА, Тәбәрле авылы:

–       Минем өчен Сабан туе авылда бүләк җыюдан башлана. Быел да мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән күңелле итеп җыйдык без аны. Ел саен мәйданда милли бәйрәмебезне ачып җибәргәндә дә бердәм булып катнашабыз. Ярышларга килгәндә, аларда катнашу өчен дә йөрәк җилкенеп тора. 20 еллап хатын-кызлар арасында гер күтәрүдә катнаштым. 16 килолы герне 35әр тапкыр “чөйгән” вакытларым да булды. Бик күп призлы урыннар алдым. 61 яшьтә булсам да, кул көрәше ярышыннан да калганым юк. “Бу яшьтә дә кулның көче бармы?” – дип сораучылар да очрый. Минем куллар сыер савып ныгыган алар. Әле дә сыер асрыйбыз. Аны кул белән савам. Узган ел кул көрәше ярышында беренчелекне яуладым. Яңа Акхуҗадан Люция Хәсәнова, Тәбәрледән Римма Әхмәтҗанова, Финисә Шаһабиева да – кул көрәштерү осталары. 

Сабан туе бүләкләрен рәхәтләнеп кулланам. Мантый пешерә торган савыт, чәйнекләр, башка кухня кирәк-яраклары, тузан суырткыч, урын-җир әйберләре – барысы да кирәкле.

Гомумән, милли бәйрәмебездән бүләксез кайтуны күз алдына китермим. Быел да ярышларда сыналып, призлы урыннар алырга язсын.

 

Альфред САБИРҖАНОВ, Көчек авылы:

–       Илле елдан артык Әгерҗе районында көрәшне үстерүгә зур көч куйган тренер буларак, Сабан туенда, әлбәттә, иң яраткан һәм көтеп алган ярыш ул – татарча көрәш. Милли бәйрәмебез якынлашканда элек белән хәзергене чагыштырырга да яратам. Без үскәндә Сабан туе мәйданында көрәш бәйгесе кичке сәгать җиделәргә кадәр дәвам итә иде. Мәйданнан беркем дә таралмый, халыкның күплеге... Үзем 16 яшемдә бил алыша башладым. Ул чакта батырлар исемлегенә керү өчен башта өч көрәшчене җиңәргә кирәк иде. Аннан пәһлеваннар исемлегенә эләгәсең. Ә без үскәндә аларның саны 25тән дә ким булмады. Әнә шулай, көрәшнең тәмен белеп үстек. Бүләгенә дә кызыкмадык, безнең буын өчен дан, дәрәҗә, көрәш буенча Сабан туе батыры дигән исем күпкә кадерлерәк иде. Үзем 10 тапкыр Әгерҗедә район Сабан туенда, 17 тапкыр Көчек авыл Сабан туенда баш батыр булып калдым. Аннан күп еллар баш хөкемдар булдым. Көрәшчеләр санының гына елдан-ел кимүенә борчылам.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев