Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сабан туе

Сабан туе котлы булсын!

Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВның Сабан туе белән котлавы

Кадерле Әгерҗе муниципаль районы халкы! Хөрмәтле бәйрәм кунаклары!

 

Чын күңелдән сезне барыгызны да көтеп алган милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм! Ул – безнең бай тарихыбыз, милли гореф-гадәтләребез, халкыбызның рухи мирасы.

 

Сабан туе Россия халыклары бердәмлеге елында һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елында аерым яңгыраш ала. Бәйрәм уртак көчебезнең һәм иҗади хезмәтебезнең тере символы булып тора.

 

Әлеге бәйрәм беренче чиратта җирдә тырыш хезмәт куйган һәр райондашыбызның, игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, районыбызда, республикабызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куючыларның бәйрәме.

 

Шулай ук бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучы егетләребезгә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Аларның батырлыгы, кыюлыгы безгә көч бирә, бердәмлеккә өнди. Иң мөһиме - дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән сау әйләнеп кайтсыннар. Алар белән шушы бәйрәм мәйданнарында очрашырга язсын.

 

Бу шатлыклы бәйрәм киләчәк көннәргә яңа көч, ышаныч өстәсен, күпмилләтле илебез хакына яңадан-яңа башлангычларга һәм казанышларга әйдәсен.

 

Тынычлык, иминлек һәм аяз күк йөзе насыйп булсын, кадерле дуслар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев