Якташыбыз Котдус Муллахмәтов фронтта зур батырлыклар күрсәткән
Район тормышы

Якташыбыз Котдус Муллахмәтов фронтта зур батырлыклар күрсәткән

Өчпочмаклы хатларын саклыйлар

Әтиебез Котдус МУЛЛАХМӘТОВ 1923 елда туган. Сугышка 19 яшендә 1942 елда киткән. Ул Көнбатыш фронтның 146нчы укчылар дивизиясенең запастагы 3нче полкына эләгә. Башта Ворошилов исемендәге Рязань хәрби пехота училищесы курсанты була. Соңыннан укчылар взводы командиры булып хезмәт итә. 

Әтиебез ике тапкыр каты яралана. Смоленск өлкәсендә Масальск шәһәре һәм Орел янында барган бәрелешләр вакытында чак кына үлемнән кала. Госпитальдә дәвалану узганнан соң ул кабат алгы сафларга кайта. Укчылар, автоматчылар взводлары белән җитәкчелек итә. Туган якларга лейтенант званиесендә кайта. 

Әтиебез Әгерҗе локомотив депосында эшли. Әмма сугышта алган яралар һәрвакыт үзләрен сиздереп торалар. Ул еш кына тимер юл узелы хастаханәсендә дәвалану курслары үтә. Гаилә альбомыбызда аның хастаханә бакчасына куелган раскладушкага безнең белән утырып төшкән фотосы да саклана. 

Ни кызганыч, әтиебез 38 яшендә якты дөньядан китеп барды. Ул чакта миңа – дүрт, абыем Рафилгә – җиде, апам Резидәгә унбер яшь иде. Өч бала белән тол калган әнигә тормыш алып бару бер дә җиңел булмагандыр. Без әбием – әтиебезнең әнисенең ярдәмен тоеп үстек. Әниебезнең барыбызны белемле итү теләге дә тормышка ашты. Резидә күп еллар 3нче шәһәр балалар бакчасында музыка белгече булып эшләде. Рафил – отставкадагы подполковник. Мин санитар табибә булдым. 

Безнең күңелләрдә әтиебез бик акыллы, төпле, шаян күңелле булып саклана. Ул бик матур итеп гармунда уйный һәм моңлы итеп җырлый иде. Әниебезне, безне бик яратты. Һәрвакыт бүләкләр белән сөендергәне дә истә калган. 
Лилия КӘШӘПОВА.
Әгерҗе–КАЗАН. 
Лилия Кәшәпова әтисенең фотосы белән “Үлемсез полк“ акциясендә катнаша. Фото Л.Кәшәпованың гаилә архивыннан алынды
 


Нет комментариев