XXI Кама чаңгы марафонында катнашучы әгерҗелеләргә көч бирергә Олимпия чемпионы килде
Район тормышы

XXI Кама чаңгы марафонында катнашучы әгерҗелеләргә көч бирергә Олимпия чемпионы килде

Барлыгы ярышларда районнан 32 спортчы катнашты

19 февральдә Әгерҗе районы чаңгычылары традиция буенча Яр Чаллыда уза торган XXI Кама чаңгы марафонында актив катнаштылар. Бу хакта үзенең рәсми аккаунтларында район башлыгы Азат Вәлиев хәбәр итә.

Чарада Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты, Татарстанның Чаңгы узышлары федерациясе президенты, "Сетевая компания" АҖ генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев, ике тапкыр Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкыр чаңгы ярышлары буенча СССР чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Тамара Ивановна Тихонова, Пекинда узган кышкы Олимпиадада катнашучы, Универсиадада ярышларда җиңүче, Удмуртиядән танылган Россия чаңгычысы Лилия Леонидовна Васильева катнашты.

Барлыгы ярышларда районнан 32 спортчы катнашты. Җиңүчеләр турында тулырак итеп сылтама аша узып таныша аласыз.


Нет комментариев