Волонтерлар якташыбыз белән һәрдаим элемтәдә торалар
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельга авыллары волонтерлары махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Барҗы-Пельга хәрбие белән очраштылар
Волонтерлар якташыбыз белән һәрдаим элемтәдә торалар, аңа үз көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Бу юлы да хәрби якташыбыз сораган әйберләрне – маскировка челтәре, азык-төлек, кием-салым һәм чәкчәк әзерләп торганнар. Ил иминлеге сагында торучы хәрбине Ватанны саклаучылар көне белән котлап, бүләк тапшырганнар, аның туган якларга җиңү белән, исән-сау кайтуын теләгәннәр.
Нет комментариев